“Профессиональ” мәзәкләр

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

Бу юлы министрлык карамагындагы Россияның Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия  гадәттән тыш министрлыгы ТР буенча баш идарә итүче учрежденияләре һәм территориаль бүлекчәләре арасында “Клуб веселых и находчивых” ярышлары Түбән Кама Татар Драма театры сәхнәсендә үтте.

Республиканың төрле шәһәрләреннән килгән барлыгы 11 төркем катнашты. Алар арасында Түбән Кама шәһәреннән “Несерьзные люди” ОФПС-1, «Каски, маски, два ствола» ОФПС-1 һәм кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе  командасы «Полный вперед», ике төркем Казаннан һәм Әлмәттән, берәр Яр Чаллыдан, Яшел Үзәннән һәм Алексеевское поселогыннан чыгыш ясады.

Мәзәкләрнең профессионал тематикага туры килүе – МЧС КВНының төп шарты булды. Шулай ук сәламәт яшәешь рәвеше , Универсиада 2013 һәм Сочидагы Олимпиада уеннары темалары да кагылды.

Ярышлар берничә этаптан торды.  Тамашачылар, һәм шулай ук, катнашучылар өчен дә, иң кызыгы - Универсиадага кагышлы биремнәр булды.  Бу вакыйга күңелләрдә күп фикерләр калдырган булырга тиеш. 

Ярышлар йомгаклавы буенча беренче урынны Казанның “100 Рож” төркеме яулады. Икенче һәм өченче урыннар Яр Чаллының “5-я смена” һәм Әлмәтнең “Наш  2О” төркемнәренә бирелде. Республика МЧС КВН ярышлары инде дүртенче тапкыр үткәрелә . Узган елны җиңүче булып “5-я смена” төркеме билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International