Намуслы хезмәт юмарт бүләкләнә

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

Бу көннәрдә 7 иҗтимагый региональ коткару отряды волонтерлары коткаручы таныклыкларына ия булдылар.  Казаннан hәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән җиңүчеләрне Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, эзләү һәм коткару хезмәте башлыгы Эмиль Фазлеев бүләкләде.

 

Россияның Идел буе округы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү һәм коткару отряды филиалы башлыгы Игорь Кацюруба сүзләре буенча, коткаручы исеменә лаек булуы җиңел түгел һәм күп таләпләргә ия. Булачак коткаручыларга яхшы физик формада булу гына әз. Имтиханнарны яхшы бирү өчен  шулай ук теорияне белү бик мөһим.

Яшь коткаручылар отряды 2013 Универсиада вакытында, төрле оешмаларда, ярышларда  һәм кинологик сынауларда зур ярдәм күрсәтте. Хәтта катнаштылар да. Авыр этапларда профессионал командаларны узып лаеклы урыннарга ия булдылар.

“Тиздән волонтерлар хәрәкәте буенча яңа закон ачыла. Сез - ваемсыз кешеләр түгел, үз эшегезне чын күңелдән башкарасыз. Кайвакыт профессионаллардан да ким түгел. Бу хәрәкәт киләчәккә лаек. Сез – безнең таяныч, һәм, иң мөһиме – кадрлар резервы.” – дип өстәде шулай ук Эмиль Фазлеев бүләкләү тантанасы барышы вакытында.

Отряд 2011 елның июнендә баррлыкка килә башлый. Бу вакытта беренче ОРСО  иҗтимагый оешма волонтерлары  гадәттән тыш хәлләр чыгу урыннарында эзләү һәм коткару хезмәте башкаруына аттестация үтә. Елдан-ел үзләрен сынап караучылар саны арта бара. Оешма үзенә төрле яшьтәге һәм иҗтимагый хәлдәге кешеләрне җыя. Профессионаллар да аларга ярдәм итә.

-            Без – җәмәгатьчеләр. Авыр вакытта ярдәмгә килү теләге, гомуми максат һәм тырышлык безне берләштерә. – дип аңлаталар җиңүчеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International