Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Регина Гаязова бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «Татарстан Республикасында кече судноларның авариялелеген киметү чаралары турында»дигән темага узган брифинг вакытында кече суднолардан файдаланганда судагы һәлакәтләр турында мәгълүмат бирде.
Регина Гаязова искәрткәнчә, көзен, сезоннар арасында, кече суднолар белән һәлакәтләр куркынычы арта. Аның сүзләренә караганда, бу сезонлы балык тотуның активлашуы, һава шартларының үзгәрүе белән бәйле - җил, кайчак шкваллы, дулкын, су температурасының түбәнәюе.
Бирелгән мәгълүматларга караганда, агымдагы елда кече суднолар белән бәйле 7 очрак теркәлгән, нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган, тагын 7 кеше коткарылган. Бәхетсезлек очракларының сәбәпләре-хәрәкәт вакытында кече суднодан маневрлау кагыйдәләрен бозу аркасында егылу, һава шартларының кискен начараюы, су асты киртәләренә бәрелү.