Мордовиядә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күп төрле ярышлар буенча «Идел буе Кубогы» төбәкара ярышлары тәмамланды. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк эзләү-коткару отряды филиалы – Яр Чаллы эзләү-коткару отряды командасы гомумкоманда зачетында абсолют чемпион булды.
4 көн дәвамында Идел буе федераль округының 8 төбәгеннән 11 коткаручы командасы үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Ярышлар исәбенә табигый һәм техноген мохиттә гадәттән тыш хәлләрне бетерү этаплары, акваториядә эзләү-коткару эшләре, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару эшләре кертелгән иде. Моннан тыш, катнашучылар кросс – чиратлашып 3 чакрымнан 6 кеше йөгерделәр, шулай ук көч күнегүләре комплексында ярыштылар.
Нәтиҗәдә, Чаллы командасы капитаны 1 класслы коткаручы Ришат Харисов оештыручылар кулыннан зур һәм матур Идел буе кубогын алды, ул инде отрядта үзенең лаеклы урынын алды.