Россия ГТХМ «Kazan Digital Week-2024» Халыкара форумында катнаша

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

    Татарстанда форум кысаларында фәнни-техник мәгълүмат алмашу, импортны алмаштыру һәм алдан бару, Россиянең технологик һәм цифрлы суверенитетын һәм лидерлыгын тәэмин итү бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны берләштерү мәсьәләләре карала.
    Халыкара форумда Россия ГТХМ башлыгы урынбасары Антон Герасимов катнаша. Түгәрәк өстәлләр кысаларында министр урынбасары ведомствоның 112-системаны үстерү, шул исәптән «ГосТех» бердәм цифрлы платформасында мәгълүмат җыюның үзәкләштерелгән системасын булдыру мәсьәләләре буенча позициясен әйтте. Шулай ук халыкка хәбәр итү чараларын һәм ысулларын үстерү перспективалары турында да сүз барды.

    Дәүләт идарәсендәге цифрлы технологияләр дәүләт функцияләрен гамәлгә ашыру процессын, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне сыйфатлы итеп үзгәртергә мөмкинлек бирә. Болар барысы да гражданнар һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлек өчен нәтиҗәле мәгълүмати пространство булдыруга юнәлдерелгән. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан комплекслы өйрәнүләр үткәрү нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр бирү кебек кайбер сервислар цифрлы мохиткә чыгарылган инде. Бу гражданнарга хезмәт күрсәтү тизлеген арттырырга, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм уңайлылыгын яхшыртырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International