Октябрьның бер аяз көнендә “Заречье” балалар сәламәтләндерү лагере эзләү һәм коткару хезмәте башкару урынына әверелде. Бәйрәм уңаенан балаларга кунакка Россиянең ТР Казан шәһәре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, эзләү һәм коткару отрядының дежур сменасы килде.
Кунаклар үзләренең профессионал өлкәсенә кагылган тематикадагы тамаша үткәрделәр. Балалар төрле җиһазлар белән йөкләнгән коткару отрядының эш машинасын күз ачып йомганда сырып алдылар. Барлык теләүчеләргә үзләрен коткаручылар хәлендә хис итәргә мөмкинлек бирелде. Эзләү һәм коткару буенча мастер-класс үз эченә противогаз киюдән эзләүче эт белән коткару операцияләре башкаруы дәресләренә кадәр алды. Салкын көз көне булуына карамастан, лагерь ял итүчеләре чын күңелдән файда белән күңел ачты. Күргәннәрдән артык хисләнеп киткән малайлар “Мин коткаручы булам!”, “Минем дә мондый этем булучак!” дип тик тынмадылар. Тантана үгетле видео һәм мультфильмлар белән тәмамланды.
Мондый тамашалар балалар өчен бик файдалы һәм гыйбрәтле - дип аңлатты Киров районының «Центр дополнительного образования детей «Заречье» балалар оешмасы бүлеге мөдире Юлия Колобова - Балалар күргәннәрдән бик шат. Күбесе өчен коткаручылар һәм аларның җиһазлары белән танышуы беренче тапкыр. Үткән тамашадан алган белемнәр киләчәктә аларга файдага булачак, әгәр дә өлкәннәр ярдәмендә кирәксенсәләр, 112 номерын алар һичшиксез истә калдырдылар.