Кичә “Форсаж” картинг үзәгендә янгын–кулланма спорт буенча Россия Чемпионатында алтын медальләр яулаган спортсменнарны котладылар. Иң беренче алар өчен күңелле программа оештырдылар. Аларның һәрберсе картингта йөреп алды, ә аннан соң Россия чемпионатында югары урыннарны яулаган өчен бүләкләү тантанасы узды. Яшь җыелма командасын котларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыгы эчке хезмәт генерал – майоры Рәфис Хабибуллин килде. Ул спортсменнарга Рәхмәт хатларын, Хөрмәт грамоталарын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Шулай ук, Рәфис Хабибуллин өлкән спортсменнарны һәм тренерларны котлады. ТР янгын-кулланма спорт буенча җыелма командасының баш тренерына Виктор Зинченкога ТР янгын–кулланма спортны үстерү өчен “Татарстан Республикасының атказанган коткаручы” исемен бирделәр.