«Дзержинец» лагеренда СКҖ дәресе

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

    Үсеп килүче буынны куркынычсызлык чараларына өйрәтүнең нәтиҗәле ысулларыннан берсе булып махсус практик дәресләр тора. Казан шәһәренең СКҖ белгечләре «Дзержинец» һәм «Мирас-наследие» балалар сәламәтләндерү лагерьларында ТР буенча КСДИ инспекторлары белән берлектә дәрес үткәрделәр.
    Балаларга су объектларында куркынычсызлык нигезләре, судагы һәлакәтне үз күзләре белән күргән очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Коткару чараларыннан ничек файдаланырга һәм беренче ярдәм алымнарын ничек күрсәтергә икәнен сөйләделәр һәм күрсәттеләр.
Балалар таныш булмаган урыннарда коенуны тыю турында, Су борылышларының һәм көчле агымның мәкерле булуы, тикшерелмәгән урыннарда чумып, үрмә артына йөзеп чыгарга ярамавы турында белделәр.
    – Балалар һич кенә дә олылар озатуыннан башка су буенда булырга тиеш түгел, - дип искә төшерде Казанның СКҖ рәисе Никита Коробицын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International