ИГЪТИБАР, ВАКАНСИЯЛӘР!

2024 елның 30 июле, сишәмбе

    Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең түбәндәге районнардагы Гражданнар оборонасы белгечләре (муниципаль район буенча) таләп ителә:
Әлки;
Апас;
Арча;
Югары Ослан;
Зәй;
Питрәч;
Тукай;
Балык Бистәсе.

    Квалификацион таләпләр: югары һөнәри (техник) белем, эш стажына таләпләр куелмый.
Хезмәт хакы аена 23000 сумнан 35000 сумга кадәр.
Белгечкә вазыйфаи бурычларны үтәү өчен кирәкле һөнәри белемнәргә һәм күнекмәләргә түбәндәге таләпләр куела:
- Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы өлкәсендәге норматив хокукый актларын белү;
-дәүләт органнарында аппарат һәм программа тәэминатын, заманча мәгълүмат-коммуникация технологияләрен куллану мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен, ведомствоара документлар әйләнеше мөмкинлекләреннән, мәгълүмат иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге гомуми мәсьәләләрдән файдалануны да кертеп, белү;
-компьютерның эчке һәм периферия җайланмалары, мәгълүмат-коммуникация челтәрләре, шул исәптән «Интернет» челтәре белән операцион системада эшләү, электрон почта белән идарә итү, текст редакторында эшләү, электрон таблицалар белән эшләү, мәгълүматлар базасы белән эшләү күнекмәләре.
    ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге телефоны: (843) 221-61-28

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International