Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә Татарстан Республикасының янгын сүндерү-гамәли спорт ветераны, күп тапкырлар Европа, СССР, РСФСР чемпионы, СССРның янгын сүндерү-гамәли спорт буенча халыкара класслы спорт мастеры Александр Бородинны хөрмәтләделәр. Танылган спортчы һәм ветеранга 70 яшь тулды.
Александр Бородинның казанышлары исемлеге чыннан да тәэсирләндерә:
- янгын сүндерү-гамәли спорт буенча СССРның халыкара класслы спорт мастеры,
- 9 тапкыр Европа чемпионы,
- 12 тапкыр СССР чемпионы,
- КТИФ Халыкара ярышларында 12 тапкыр чемпион һәм призер,
- 32 тапкыр Бөтенсоюз ярышлары чемпионы һәм призеры (СССР чемпионатлары, СССР кышкы чемпионатлары, "Динамо" Үзәк спорт клубы чемпионатлары, СССР ЭЭМ чемпионатлары).,
-63 тапкыр Бөтенроссия ярышлары чемпионы һәм призеры (РСФСР чемпионатлары, РСФСР кышкы чемпионатлары, РСФСР шәхси чемпионатлары, РСФСР зона чемпионатлары).
Танылган ветеранны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, ТР Янгын-коткару спорты федерациясе җитәкчеләре, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Ветераннар советы рәисе Петр Иванов, Татарстан Республикасы җыелма командасының гамәлдәге спортчылары һәм тренерлары котлады.
Юбилярга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов исеменнән Рәхмәт хатын РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Ветераннар советы рәисе Петр Иванов тапшырды.