Чемпион титулы 7-нче отряд спортчыларында!

2024 елның 23 июле, сишәмбе

    Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең спорт манежында 2 нче район Советы «Динамо» Спартакиадасы исәбенә өлкәннәр арасында янгын-коткару спорты буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды.

     Республикада иң көчлесе титулы өчен федераль янгынга каршы хезмәт отрядларының физик культура коллективларыннан биш җыелма команда көрәште. Чемпионат программасына икебәйге буенча ярышлар – штурм баскычыннан күтәрелү һәм каршылыклар белән 100 метрлы полосаны узу кертелгән иде. Команда составында ярышларда ир-атлар да, хатын-кызлар да катнашты.

    Ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында иң яхшы нәтиҗәләрне Казан шәһәреннән 7 нче янгын сүндерү-коткару отряды спортчылары күрсәтте. Икенче нәтиҗә-килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы янгын сүндерүчеләре, призерлар өчлеген Яр Чаллы шәһәреннән 15 нче ЭКО вәкилләре йомгаклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International