Шушы көннәрдә генә Яр Чаллыда яшь ярымлык бала москит челтәренә таянган һәм беренче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Бәхеткә каршы, бала исән кала. Ул гематомалар белән хастаханәгә озатылган. Аның хәлен табиблар күзәтә. Ачыкланганча, малайны җиде яшьлек сеңлесе караган. Баланың әнисе дә фатирда була.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә! Балалар табигый кызыксынучанлык аркасында ачык тәрәзә каршында бик зәгыйфь. Баланың тәрәзәдән егылып төшүе белән бәйле бәхетсезлек очрагын булдырмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
Фатирдагы тәрәзәләрне ачып һәм бинаны җилләтеп, баланың бу вакытта күзәтү астында булуына инаныгыз.
Җилләткәндә фрамугаларны һәм форточкаларны ачыгыз. Әгәр дә сез тәрәзәне ачасыз икән, аны 10 см дан артыграк ачмагыз, моның өчен чикләгечләр куегыз.
Балага балконга олылар озатуыннан башка чыгарга рөхсәт итмәгез.
Йоклап яткан баланы беркайчан да фатирда ялгыз калдырмагыз. Бала уянып, ачык тәрәзә янына менәргә мөмкин.
Барлык җиһазларны, караватларны да кертеп, тәрәзәләрдән читкә этәрегез. Бу баланың тәрәзә төбенә очраклы эләгүен булдырмаска ярдәм итәчәк.
Балага тәрәзәнең ничек ачылуын күрсәтмәгез. Ул тәрәзәне мөстәкыйль рәвештә ачарга өйрәнгән саен, аның фатирда булуы куркынычсызрак булачак.