Бозда куркынычсызлык: Зөя мәктәбе укучыларының СКҖ коткаручысы белән очрашуы

2024 елның 7 декабре, шимбә

    Зөя мәктәбендә СКҖ коткаручысы Артем Андреевич Ратников көзге-кышкы чорда үз-үзен куркынычсыз тоту турында әңгәмә белән булды.
    Башлангыч сыйныф укучылары СКҖ коткаручысы оештырган мөһим һәм танып белү чарасында катнаштылар. Балалар юка бозда үзеңне ничек тотарга һәм ашыгыч хәлдә нишләргә кирәклеге турында бик күп файдалы киңәшләр белделәр.
    Артем Андреевич куркынычсызлык кагыйдәләре турында җентекләп сөйләп бирде: бәла-каза килеп чыкса, кая шалтыратырга һәм боз астына егылганнарга ничек ярдәм итәргә.
    Укучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм судагы куркынычсызлык темасы белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International