СКҖ җәмәгатьчеләре Казан шәһәре ДВВС бассейны хезмәткәрләре өчен суда коткару алымнары һәм суга батканда беренче ярдәм күрсәтү буенча профилактик дәрес үткәрделәр.
Чара барышында барлык катнашучылар тренировка манекены белән суда коткару ысулларын, беренче ярдәм күрсәтүне, коткару чараларын (коткару түгәрәге, носилка, амбу капчыгы) куллану ысулларын өйрәнделәр, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча инструктаж тыңладылар.