Зәй шәһәренең үзәк район хастаханәсендә уртак янгын-тактик өйрәнүләр уңышлы узды

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

    Зәй үзәк район хастаханәсендә (педиатрия бүлеге) уртак янгын-тактик өйрәнүләр уңышлы тәмамланды. Шартлы янгынны сүндерүдә Зәй янгын-коткару гарнизоны, Чаллы филиалы, 88 янгын сүндерү бүлеге көчләре һәм чаралары, шулай ук Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
    Өйрәнүләр риваяте буенча, педиатрия бүлеге кастеляншасы хастаханә подвалында төтен тапкан. Ул шунда ук тревога төймәсенә басты һәм ут сүндергеч белән утны сүндерергә тырышып карады. Хастаханә бинасы территориясендә янгын турында хәбәр яңгырагач, оештырылган эвакуация башланды. Барлык хезмәткәрләр һәм пациентлар эвакуация чыгу юллары аша урамга чыктылар.
    Өйрәнүләргә йомгак ясап, эвакуация янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен үтәп башкарылган һәм, гомумән, уңышлы узган, дип билгеләп үтелде. Хастаханә хезмәткәрләре куелган бурычларны уңышлы үтәделәр. Әлеге тәгълимат персоналның башлангыч вакыйганы идентификацияли белүен ачык күрсәтте. Бу хакта персоналның эвакуациягә әзерлеген тикшерү, янгын вакытында эш итә белү, шулай ук янгын сүндерүнең беренчел чараларын куллану күнекмәләре сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International