Суда кешеләр һәлак булмасын өчен, КСДИның Яшел Үзән инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре җирле башкарма хакимият органнары, полиция һәм СКҖ җәмәгатьчелеге вәкилләре белән берлектә сулыкларда патрульлек итә. Аерым игътибарны, шул ук вакытта, «кыргый пляжларга» бирәләр, анда коткаручылар да юк, төбе дә билгесез. Беренче чиратта ял итүчеләр белән профилактик әңгәмәләр уздыралар, суда куркынычсызлык чаралары турында белешмәләр тараталар. Бу эштә ГИМС хезмәткәрләренә СКҖ активист-җәмәгатьчеләре зур ярдәм күрсәтә. Нәкъ менә алар барысын да аңлата, ял итүчеләрне су янында игътибарлы һәм сак булырга өнди.
Төп бурыч-җәзалау түгел, ә кешеләрне куркыныч турында кисәтү. Ял итүчеләргә суда куркынычсызлыкның гади кагыйдәләре турында искә төшерәләр, бәла-казалар булмасын өчен.
Тыелган урыннарда коенган өчен соңгы рейд барышында мобиль патруль төркеме вәкилләре 3 беркетмә рәсмиләштергән. Якын арада профилактик төркемнәр саны ике тапкырга артачак. Ә сулыкларда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре су коену сезоны дәвамында патрульлек итәчәк.