Ике уку елы Түбән Камада «Ижевск финанс-юридик колледжы» филиалы базасында «янгын күзәтчелеге кадрлары Тимерлеге»эшли. Әлеге уку йортында 20 курсант «янгын куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча белем ала һәм профессиональ карьерасын Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сафларында хезмәт итү белән бәйләргә планлаштыра. Аларның унсы беренче курсны тантаналы ант кабул итү белән тәмамлый.
Дүрт еллык уку курсын узган вакытта студентлар сафка әзерлекләрен үзләштерәчәкләр, янгыннарны бетерү буенча теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләр алачаклар, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә һәм транспорт чаралары белән идарә итәргә өйрәнәчәкләр. Колледжны тәмамлагач, егетләр һәм кызлар янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә чын белгечләр, димәк, янгын күзәтчелеге бүлекчәләре өчен кирәкле кадрлар була алачак.