7 октябрь көнне янгын сүндерү сагының шәһәр отрядында ветераннарны котладылар. Әлеге очрашу гарнизонда традициягә әверелде. Быел очрашу “Дружба народов” мәдәният үзәгенең матур залында, бәйрәм өстәле каршында узды. Тантаналы чарада ветераннарны Яр Чаллы гарнизонның янгын сүндерү сагының җитәкчесе Михаил Иванов, ветераннарның совет рәисе Анатолий Рябов, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Яр Чаллы шәһәре буенча идарә башлыгы Рафаил Зиятдинов котлады.
Бәйрәм концерты ДК “Родник” иҗади коллективы ярдәме белән оештырылды. Бәйрәм бик күңелле узды.