Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан.

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. 6 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 1 кеше үлгән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. 13 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.

07.10.2013 ел 04.25 Тәтеш МР, Лаптевка авылы, Ленин урамы, 17 нче йорт

Ут беркатлы шәхси йортта чыга. Мәйданы 72 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр 1934 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International