Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан.

2013 елның 4 октябре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. 6 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше үлгән.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  3 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 13 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 6 тапкыр.  

3.10.2013 г. 04.33 Арча  МР, Югары Метески авылы, 10 йорт

Ут беркатлы бүрәнәле йортта чыга. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1959 елгы ир-ат мәетен табалар. Сәбәбе  - тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International