Янгын сүндерүчеләрдә кунакта беренче сыйныф укучылары

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Кызыл ачкыч авылындагы гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары ТР буенча федераль янгынга каршы беренче отрядының Түбән Кама шәһәренең 44 нче номерлы янгын сүндерү сагында кунакта булдылар.  Иң беренче чиратта балалар янгын депосы белән таныштылар, гид буларак алар каршында янгын сүндерү сагының җитәкче урынбасары Иван Павлов чыгыш ясады. Ул аларга элемтә пунктын, тренажер залын, инспектор бүлмәсен, аш, ял итү бүлмәләрен күрсәтте. Янгын сүндерү машинасы укучыларда бик зур кызыксыну уятты. Бигрәктә сигналлар кушып тревога буенча чыгу аларга бик ошады. Шулай ук, кечкенә кунакларга янгын сүндерүчеләр  махсус тимер табада  утны “пена” белән сүндерүен күрсәттеләр. Моннан тыш, каравыл җитәкчесе, янгын кулланма – спорт буенча мастеры Марат Зиятдинов балаларга укыту бинаның өченче катына штурм баскычы буенча менү осталыгын күрсәтте. Экскурсиянең ахырында балалар торт белән чәй эчтеләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International