23 марттан республика мәктәпләрендә язгы каникуллар башлана. Бу вакытта балалар еш кына караучысыз кала, бәхетсезлек очраклары арта. Яшь татарстанлыларның ялы имин үтсен өчен, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) хезмәткәрләре язгы бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган дәресләр үткәрә.
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең ГИМС Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Денис Мокеев һәм коткаручы Динар Гыйниятуллин Казанның 10 нчы гимназиясендә булдылар, анда икенче сыйныф укучылары белән куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Денис Мокеев балаларга өйдә дә, урамда да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген, һәм беркайчан да ярдәм таләп ителә торган кеше яныннан узмаска кирәклеген искәртте. Яшь чагында икенче сыйныфларга олыларга булган хәл турында шунда ук хәбәр итәргә һәм ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номеры 112 буенча шалтыратырга кирәк. Һәм һич тә язгы бозга чыкмаска.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исегезгә төшерә:
- балаларны караучысыз калдырма;
- балаңның кайда йөргәнен бел.
- сулыкларга үзләрен гена җибәрмә.
- аягың белән бәреп яки сикереп бозның ныклыгын тикшермә;
- куркыныч уеннарны туктат: балаларны бозда яки сулык янында күзәтүсез күрсәң - бу хакта 112 номерына хәбәр ит.
Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!