Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы М-12 трассасын куркынычсызлыкка тикшерде

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының ашыгыч оператив хезмәтләре көчләре һәм чаралары Татарстанның Кайбыч районындагы М-12 «Восток» тизөрешле автомобиль юлының юл-транспорт һәлакәте һәм 724 чакрымында тоткарлык белән бәйле гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү буенча федераль ведомствоара комплекслы өйрәнүдә катнашты.

Мондый масштабтагы укулар (Россия Үзәк төбәгенең һәм Идел буеның берьюлы берничә төбәге территориясендә) беренче тапкыр уздырыла. Татарстанда өйрәнүләргә 78 кеше һәм 29 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан - 34 кеше һәм 11 берәмлек техника.

Өйрәнүләрнең максаты - тизйөрешле автотрассада юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасы (РСЧС) территориаль системасының җитәкчелек составы, идарә органнары һәм көчләре арасында гамәли күнекмәләрне камилләштерү, шулай ук федераль автомобиль юлларын ябу һәм идарә, элемтә һәм хәбәр итү системаларының ышанычлы булуын тикшерү.

Өйрәнүләр сценарие буенча, М-12 "Восток" автомагистраленең 724 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр, тоткарлык барлыкка килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International