2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда "Киләчәк уеннары" Халыкара мультиспорт турниры уза. Бу спорт, фән һәм технологияләр тоташкан урында зур спорт вакыйгасы, мавыктыргыч классик һәм цифрлы спорт төрләре синергиясе. Халыкара ярышлар технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып өр-яңа 16 гибрид дисциплина буенча үткәреләчәк. Аларның һәркайсы үзендә "фиджитал" концепциясен (physical digital) берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технология берләштерә, димәк, атлетларның физик әзерлеген дә, аларның цифрлы күнекмәләрен дә тикшерә. Уеннар форматы киберспорт, робототехника, өстәмә һәм виртуаль чынбарлык, мәгълүмати технологияләр һәм ясалма интеллект өлкәсендәге соңгы эшләнмәләрне куллануны күздә тота.
Уеннарның барлык объектлары да Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәү мәсьәләсенә тикшерелде. Уеннарның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашкан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары төркеме, ике эшелонны исәпкә алып, 430тан артык кеше һәм 80 берәмлек техника тәшкил итә. Төркем составына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Федераль янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре, коткаручылар, шулай ук Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары керә.
Бүлекчәләр эшен урында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эш төркеме контрольдә тота. Шәһәр инфраструктурасының, транспорт объектларының һәм яшәү объектларының иминлеген тәэмин итүне тәүлек буе Казан янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләренең кизү торучылары тәэмин итә. Форум эше вакытында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Г.Тукай исемендәге Халыкара аэропортында Ми-8МТВ-1 вертолёты тәүлек буе кизү тора. Рәсми чаралар башланганчы хезмәт күрсәтүче персонал һәм объектларның җаваплы вазыйфаи затлары белән янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм янгын чыккан очракта гамәлләр буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде.