2023 йомгаклары: яңа бурычлар һәм яңа техника белән РФ ГТХМ ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ хезмәткәрләре Татарстан халкының һәм территорияләренең иминлеген тәэмин итүне дәвам итәчәк

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

    Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бүлекчәләренә яңа техника ачкычларын тапшырды. Тантана Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы кысаларында узды.

    Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлекчәләре федераль һәм республика бюджетлары хисабына сатып алынган 9 яңа берәмлек техника алды. Хезмәткә 4 янгын сүндерү автоцистернасы һәм «КАМАЗ», «Урал-4320-80» базасында радиация-химик эшкәртү мобиль комплексы, «УАЗ» базасында радиация һәм химик разведка автомобиле, «Нефаз-5299» автобусы, шулай ук кечкенә көймә алына.

    Яңа техниканы караганнан соң, хөрмәтле кунаклар хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләргә стела итәгенә чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International