Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан.

2013 елның 20 сентябре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. 2 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 23 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, урманда адашкан кешене табу  – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча -2 тапкыр.

19.09.2013 ел 20.10 Яшел Үзән районы, Волжско - Камский табигый биосфералы заповедник

Эзләү операциясе нәтиҗәсендә ЗПСО-2 һәм полиция хезмәткәрләре урманда гөмбә җыйган вакытта адашып калган 1980 елгы һәм 1976 елгы  ике хатын-кызны табалар. Бәхеткә аларга медицина  ярдәме кирәк булмады.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International