Кузьма Пожаркин нәни балаларда кунакта

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның 327 нче номерлы балалар бакчасының нәни балалар янына кунакка  Кузьма   Пожаркин һәм  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарә хезмәткәрләре килделәр. Алар балаларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, янган бинадан ничек чыгарга, кешеләрне ничек коткарырга өйрәттеләр, табышмаклар әйттеләр. Мондый кызыктыргыч чара балалар куркынычсызлык айлыгы уңаеннан узды.   

Дәрес музыка залында үтте. Баш идарә хезмәткәре иң беренче чиратта янгын турында, аның чыгу сәбәпләре, куркынычсызлыгы турында сөйләде. Теориядән соң, алган белемнәрне практикада ныгытырга туры килде.   Кузьма   Пожаркин нәниләрне төрле уеннарда катнашырга чакырды. Ярышта балалар чиләктән шартлы янгынны сүндерделәр, япма белән капланып төтенле бинадан чыктылар, янгын куркынычсызлык темага пазлар җыйдылар.  Балалар рәхәтләнеп Кузьма Пожаркин белән «Сүзне әйтеп бетерү» уенын да уйнадылар – нәниләр тупны тотып дүртьюллыкны тәмамлап әйтеп бардылар.  

Балаларның  Кузьма белән хушлашасы килмәде, чөнки алар бүген бакчада шундый күңелле вакыт үткәрделәр, ә иң мөһиме янгын булган очракта үзеңне тоту кагыйдәләрен белделәр.

- Бүген без Кузьма Пожаркин белән уйнадык. Бүгенге дәрестә мин шуны белдем, фатирда янгын булган очракта япма белән капланырга, ә борынны салфетка белән капларга кирәк. Өйдә янгын булса, чыгып китәргә кирәк,- дип сөйләде  Матвей Макеев.

- Бүген безнең балалар бакчасына кызыклы программа белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре килде. Алар безнең белән күптәннән хезмәттәшлек итәләр.  Нәниләребез алар белән янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар. Балаларга бик күңелле, кызыклы булды, алар актив рәвештә ярышта катнаштылар, - дип әйтте интервьюда  327 нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячесе Елена Кэдьо.

Ахырда Кузьма Пожаркин балаларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмас өчен, китап арасына кыстырыла  торган белешмә бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International