ОАО «Казаньоргсинтез»ның иң яхшы ирекле янгын сүндерүчеләре

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген ОАО «Казаньоргсинтез»ның  иң яхшы ирекле янгын сүндерүче командасын билгеләделәр. Әлеге ярышлар ел саен уза. Ярышларда катнашу өчен махсус әзерләнү кирәк, шуның өчен янгын сүндерү мастерлыгында ярышу өчен әзерләнгән ирекле янгын сүндерү хезмәткәрләре катнашты.

Беренчелекне алу һәрбер команда омтылды. Барлыгы 56 команда. Ярышлар биш этаптан торды.  Янгын сүндерүченең хәрби киемен кию, янган калай табаны сүндерү, тоткарлыклы юлны чыгу, махсус мишеньга су белән ату һ.б. Барлык этапларны кыска вакыт эчендә узарга туры килде, хата булган  очракта штрафлы вакыт бирелде.

- Бүген ирекле янгын сүндерү дружиналарның ярышлары уза. Бу ярышлар традицион рәвештә ел саен оештырылып тора. Безнең җәмгыятьнең барлык бүлекчәләре катнашты, өстәмә һәм төп цех хезмәткәрләре, - дип әйтте  ОАО «Казаньоргсинтез»ның  баш инженеры Рафаэль Сәфәров. – Ярышларда командалар теориядән тыш практик  осталыкларын да күрсәттеләр.

- Мин бу ярышларда беренче тапкыр  катнашам, - дип әйтте Азат Гарифуллин. – Ярышларга озак һәм күп вакыт әзерләнсәк тә, мин бик дулкынландым.  Без яхшы результатларны күрсәттек, дип уйлыйм. Иң мөһиме җиңү алу түгел. Алган мәгълүматларны миңа һәм минем хезмәттәшләремә бик кирәк. Мин шуны беләм гадәттән тыш хәл булган очракта без югалып калмыйбыз.

Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны поликарбонат  заводының әзер продукция цехы яулады, икенче урынны «Этилен» заводының № 65-76 цехы алды, өченче урынны  түбән давленияле полиэтилен эшкәртү һәм җитештерү  буенча №152 цехына бирделәр. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International