«112» республика хезмәтендә бүген чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү буенча иң яхшы белгечне билгеләделәр

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының «Ашыгыч чакырулар хезмәте - 112» дәүләт бюджет учреждениесе коллективы «Ашыгыч чакырулар кабул итү һәм эшкәртү буенча иң яхшы белгеч» 2023 ел йомгаклары буенча бәйге уздырды. Финалга 8 катнашучы чыкты, шуларның җидесе – хатын кыз һәм былтыргы җиңүче - Шәүкәт Фәхриев. Шундук билгеләп үтәбез, ул үзенең элеккеге уңышын бу юлы кабатлый алмады.

Шуңа да карамастан, эш буенча иптәшләрен һәм конкурста катнашучыларның күп санлы ярдәм төркемен Шәүкәт шулай да гаҗәпләндерә алды. Ул курайда катнашучыларны тәкъдим итү вакытында татар көен бик җанлы һәм виртуоз уйнады.

Хәлиткеч этапта очрашканчы, конкурсантлар үз бүлекчәләрендә сайлап алу этабын узды. Башта чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү буенча иң яхшы операторларны Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә 112 системасы чакыруларын эшкәртү үзәкләрендә сайладылар. 1 нче этап нәтиҗәләре буенча финалга 8 белгеч чыкты. Финал бүген «Точка Кипения» мәйданчыгында IT-парк бинасында узды.

- Бүген без “112” хезмәтендә ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү буенча белгечләрнең һөнәри осталыгы конкурсын икенче тапкыр үткәрәбез. Аның нәтиҗәләр бирүенә без бик шат. Анда катнашу хезмәткәрләрнең һөнәри үсешкә омтылышын аңлата. Конкурс тәмамланганнан соң без һичшиксез нәтиҗәләргә карап бәйгедә катнашканнарның вазифаларын да күтәрәбез, чөнки алар үзләрен уңай яктан күрсәтәләр, димәк бәйге максатлары ирешенгән. Бу бәйгенең сәбәбе - хезмәткәр өчен бу һөнәри үсеш, кешенең үз үсеше. Ә матди кызыксынудан тыш, мораль аспект да бар - кешеләр профессиональ яктан үсә, аларга аларның эшләре ошый, һәм ул кешеләр өчен бик кызыклы булган рәвештә тәкъдим ителгән, - дип уртаклашты ТР ДБУ "Ашыгыч чакырулар хезмәте - 112" директоры Ольга Лозовая.

Бәйгенең төп максатлары булып ашыгыч чакыруларны кабул итүче һәм эшкәртүче белгечләренең һөнәри осталыгын арттыру һәм аларның һөнәри үсешен стимуллаштыру тора.

Катнашучыларның бәяләү төп критерийлары:

- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы территориясендә ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү системасының эшен регламентлаучы норматив документларны белү;

-Мөрәҗәгать итүчеләрне сораштыру регламентын белү, мәгълүматны оператив һәм башка җаваплы хезмәтләргә җибәрә белү, шулай ук булган белемнәрне практикада куллана белү;

- Татарстан Республикасының административ-территориаль бүленешен һәм инфраструктурасын белү;

- Һәлакәтнең карточкасын төзү тизлеге, дөреслеге һәм җаваплы хезмәтләргә җибәрү;

-Стресслы ситуацияләрендә үз-үзеңне күрсәтә белү;

Шулай ук йомгак ясаганда түбәндәге факторлар исәпкә алынды:

- ел башыннан «112» номеры буенча кабул ителгән чакыруларның саны һәм сыйфаты;

- намуслы хезмәт өчен бүләкләү булу;

- остазлык;

- хезмәт чараларында катнашу.

Катнашучыларның һәркайсысы бик яхшы белем, осталык күрсәтте. Намуслы һәм ачык ярышта Яр Чаллыда 112 нче системасы чакыруларын эшкәртү үзәге вәкиле Гөлшат Гомәрова җиңде.

 - "112" хезмәте белгече - авырып китсәгез, бәлагә яки юл-транспорт һәлакәтенә эләккәч беренче чиратта сез аңа шалтыратасыз. Нәкъ менә “112” хезмәте белгече ярдәмгә беренче булып килә, кирәк булган барлык хезмәтләрне чакыра. "112" хезмәте элемтә операторы - стресска чыдамлылык, толерантлык кирәк булган шундый һөнәр, ләкин, беренче чиратта, бу бик зур җаваплылык. Җиңү минем өчен көтелмәгән хәл булды, мин бу бәйгегә озак әзерләндем, тырыштым һәм булдыра алдым, шуңа моңа бик шат.

Казаннан Дарья Трушинаның икенче нәтиҗәсе. Өчлекне республика башкаласын тәкъдим итүче Асия Ворожейкина япты. Конкурста җиңүчеләр һәм призёрлар “Ашыгыч чакыру хезмәте” ТР ДБУ директоры кулыннан дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

Барлык катнашучылар да бәйгенең финал этабында катнашучы дигән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International