Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан.

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50  тапкыр ярдәмгә чыккан. 7 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 20 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 4 тапкыр.

09.09.2013 ел 11.37 Тукай МР, Казиле  авылы, Подгорная урамы, 9 нче йорт

Ут шәхси йортта чыга. Мәйданы 76 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр 1943 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш..

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International