Казанда янгын-коткару спорты буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогы өчен көрәш башланды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

    Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XVIII Бөтенроссия ярышларының беренче йөгерешләре узды. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашачак.
    Ярышларның беренче көнендә стартка 100 метрлы киртәләрне узуда көч сынашкан егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар чыкты. Аннан соң штурм баскычы буенча күтәрелештә иң көчлеләрне ачыклаган ир-атлар һәм юниорлар үз сүзләрен алдылар.
    Ярышларның баш судьясы Василий Розов билгеләп үткәнчә, бу сезонда янгын-коткару спорты буенча Россия ГТХМ чараларын ачучы беренче ярышлар.
    Ярышлар өч көн дәвам итәчәк. Җомга көнне турнирның шәхси һәм команда зачетларында җиңүчеләр билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International