Янгыннар булмасын өчен: Буа районы торак секторының ишегалларын карап чыгу

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

    Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Энтуган авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Янгын куркынычсызлыгы буенча йорт хуҗаларына белешмәлекләр өләшеп, янгын куркынычсызлыгы буенча Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Янтуган авылында йөреп чыктылар.
    Ишегалларын карап йөргәндә республика янгын сагы хезмәткәрләре гражданнар белән электр приборларын, газ җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгының элементар чараларын үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрде. Моннан тыш, йорт хуҗаларына көзге – кышкы җылыту чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм янгынга каршы тематик белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International