Көзге каникуллар алдыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе КСДИ Үзәге инспекторлары ата-аналарга балаларын урамда, бигрәк тә су объектлары янында караусыз калдырмауларын сорап мөрәҗәгать итәләр.
Каникуллар алдыннан КСДИ Үзәге хезмәткәрләре мәктәпләрдә профилактик дәресләр үткәрделәр, аларда су янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча видеофильмнар күрсәтелде. Профилактик әңгәмәләр һәм дәресләр тәнәфес вакытында мәктәп яны лагерьларында да оештырылачак.