Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм БИЯҖ хезмәткәрләре «Аталар Берлеге» иҗтимагый оешмасы вәкилләре чакыруы буенча тантаналы чарада катнаштылар. Ул Яшел Үзән балалар музыка мәктәбендә узды.
Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре һәм БИЯҖ белгечләре ата-аналар һәм аларның балалары өчен мини-программа әзерләгәннәр. Алар заманча янгын сүндерүчеләрнең янгын-техник коралларын тәкъдим иттеләр. ЭКБ-53 өлкән янгын сүндерүче Рөстәм Ибатуллин сулыш алу өчен махсус җиһазлар һәм экипировка, янгын вакытында кешеләрне коткару өчен җайланмалар күрсәтте. Барлык теләүчеләр янгын сүндерү каскаларын яки коткару җайланмасын «капюшон»рәвешендә сынап карый алды.
Киләчәктә дә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, БИЯҖ хезмәткәрләре һәм «Аталар берлеге» активистлары хезмәттәшлек итәргә һәм уртак чаралар оештырырга ниятли. Якын арада алар Яшел Үзән янгын саклау музеена экскурсия үткәрергә җыена.