Казанда «Наше время-Безнең Заман» еллык юбилей телевизион фестиваленең зона туры узды.
Финал туры 14-15 октябрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды. Казан турына республиканың 76 предприятиесе һәм оешмасыннан заявка килгән. Сәхнәгә 600дән артык катнашучы чыкты.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе конкурска «Музыка» номинациясен тәкъдим итте. 60нчы Казан янгын-коткару бүлегенең өлкән янгын сүндерүчесе Радик Газизов мактаулы икенче урынны алды. Радик конкурс суперфиналының соңгы этабында катнашырга чакыру алды.
Ә Илдар Исламов, 3нче ЭКБ каравыл башлыгы ярдәмчесе, эчке хезмәт прапорщигы конкурста катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.