Полиальфаолефин майлар җитештерүдәге авария нәтиҗәсендә, колонна ишелеп һәм аннан соңгы продукт ялкыны белән җимерелүе күзәтелә. Түбән Камада «ТАИФ-СМ»Түбән Кама нефть химиясе комплексы объектында узган тренировкалар нияте шундый иде. Анда шартнамә бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының Янгын-коткару өлешләре, «Нижнекамскнефтехим» газ коткару отряды һәм «Кеннард» сакчылык предприятиесе вәкилләре катнашты. Җавап бирүче хезмәтләр һәм саклана торган объект хезмәткәрләре гамәлләре канәгатьләнерлек бәя алды.