Узган ел прививка ясатканнар, ә быел – борынга спрей. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуны дәвам итәләр.. Бүген Яшел Үзән шәһәренең 4 нче шәһәр сырхауханәсе медицина хезмәткәрләре 8 янгын-коткару отрядына теләге булган һәркемгә эш урынында вакцинация үткәрү өчен килделәр. Тулы составта диярлек ЯМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре прививка ясатырга чиратка тезелделәр. Ятим балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль тернәкләндерү үзәге башлыгы Радик Ардыханов коронавирус инфекциясеннән һәм грипп вирусыннан берьюлы ике прививка ясатты.