«Волна Парк» пансионаты территориясендә куркынычсызлык волонтерларының I Бөтенроссия форумы тәмамланды. Анда илнең 17 төбәгеннән 130 дан артык егет һәм кыз катнашты. Алар барысы да Бөтенроссия студентлар коткаручылар корпусы һәм башка оешмалар студентларының коткару отрядлары җитәкчеләре. Татарстан Республикасыннан Алена Афонина җитәкчелегендә ВСКС Татарстан региональ бүлегенең 5 волонтеры катнашты.