Татарстан Республикасының шәһәрләре һәм районнарыннан 11 иң көчле мәктәп командалары экстремаль хәлләрдә яшәү буенча күнекмәләрен ныгыту өчен 17 нче җыемга җыелды. “Мәктәп спецназы” каршылыклар полосасын узу, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү нормативларын, катлаулы этапларны узганда үзара ярдәмләшү, шулай ук җирлектә ориентлашу һәм туристлык буенча ялны оештыру сәләтен ачыклаячак. Традиция буенча ярышларны Биектау районының «Байтик» балалар өчен сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында оештыралар.