Бүген КСДИ инспекторлары арасында су-мотор ярышлары буенча Россия ГТХМ чемпионатының өченче көне. Соңгы дүртенче этап стартына кызлар гына чыкты.
Иртәгә 11.30 сәгатьтә гомуми зачетта да, шәхси зачетта да Чемпионатның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булачак. Аннан соң ярышларны ябу тантанасы узачак.