Тәүлек эчендә Татарстанда янгын сүндерү бүлекчәләре тревога буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыктылар. Шулардан ялган чакырулар буенча-13 тапкыр, ДТПга - 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында - 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республиканың янгын сүндерүчеләре – 6 янгын, шул исәптән торак объектлар - 1 янгын, башка объектлар - 3 янгын, транспорт чаралары - 1 янгын, файдаланылмый торган биналар (корылмалар) - 1 янгын. Янгында 1 кеше зыян күргән.