Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча мавыктыргыч дәресләрне гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән генә түгел, ә иң нәни тыңлаучылар – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән дә үткәрә. Яшел Үзәндә 8 нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре инде ун мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә булдылар һәм әзерлек сыйныфлары укучылары белән дәресләр үткәрделәр.
8 нче отряд янгыннарны профилактикалау бүлегенең өлкән инспекторы Резеда Йосыпова нәни тыңлаучыларга ут сүндергечләр турында сөйләде.
Иң мөһиме, мондый танып белү дәресләрен оештыручылар сүзләренчә, балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен ятлаулары, аларның тормышында беркайчан да янгын кебек бәла килеп чыкмасын.