Казанда Россия ГТХМның ГИМС инспекторлары ярышлары узачак

2022 елның 9 сентябре, җомга

    Казанда 12-15 сентябрьдә Кабан күле акваториясендә урнашкан Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә бөтен илдән КСДИ инспекторлары Россия ГТХМ структурасында иң көчлеләрне ачыклаячак. Алар үз федераль округларында беренчеләрдән булып, хәзер абсолют чемпион титулы өчен көрәшә. Адрес: Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 122 нче йорт.
Бөтенроссия ярышларының мактаулы кунаклары – Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе Министры Александр Куренков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Тантана 12 сентябрьдә 10 сәгатьтә башлана.
    Су-мотор чемпионаты ачылышы кунакларын бай программа көтә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе бүлекчәләренә янгын һәм коткару техникасын тапшыру тантанасы булачак. Янгын-коткару бүлекчәләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын Александр Куренков һәм Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.
    Шунда ук кешеләрне суда коткару һәм су киңлекләрен, шулай ук спорт Җилкәнле судноларын патрульләү өчен билгеләнгән тизлекле катерларның өр-яңа модельләрен тәкъдир итү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International