Түбән Новгород өлкәсеннән Казанга ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең аэромобиль группировкасы кайтты. Ике атна эчендә Михайлово урманчылыгы территориясендә 45 янгын сүндерүче һәм 9 берәмлек техника Кузмияр бистәсенә якынлашмыйча урман янгыннарын сүндерде. Россия ГТХМ көчләренең төп тырышлыгы утның торак пунктларга таралуына юл куймауга юнәлдерелде.
Түбән Новгород өлкәсеннән кайткан янгын сүндерүчеләрне аларның якыннары һәм туганнары көткән. Хатыннар, балалар һәм әниләр ирләрен һәм улларын нык кочакладылар.
Бераз ял иткәннән соң Түбән Новгород өлкәсеннән килгән барлык янгын сүндерүчеләр янә үз каравыллары составында хәрби дежурлыкка керешәчәкләр.