Татарстан янгын сүндерүчеләре табигый янгыннарга каршы көрәштә Россия ГТХМ группировкасын көчәйтү өчен Түбән Новгород өлкәсенә киттеләр

2022 елның 19 августы, җомга

    Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең аэромобиль төркеме Казаннан чыгып, Россия ГТХМ төркемнәрен көчәйтү өчен Түбән Новгород өлкәсенә юл тотты. Анда Воротынский шәһәр округының Михайловка урманчылыгы территориясендә табигый янгынга каршы көрәш алып барыла.
    Татарстаннан «янгын десанты» составында - 45 кеше һәм 9 берәмлек техника. Аэромобиль төркеме югары үтә торган өч янгын автоцистернасы, «Форд Транзит» авария-коткару автомобиле, КамАЗ һәм ГАЗ йөк автомобильләре, НЕФАЗ автобусы, штаб һәм кыр кухнясы КП-125 автомобиле белән җиһазландырылган.
    Шулай ук бүген «Казан» халыкара аэропортыннан Михайловка авылына табигый янгын урынына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 МТВ вертолеты чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International