Табигать янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда профилактик эш

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

    Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычының бишенче классы барлыкка килү сәбәпле, Федераль янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре торак пунктларда өстәмә профилактик чаралар комплексын оештырдылар.
    Зәй муниципаль районында 194 шәхси торак йорт урнашкан Перцовка авылында район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре 88 бүлек янгын сүндерүчеләре белән берлектә халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату буенча профилактик эш алып бардылар.
    Авылда шулай ук өч мәгълүмати стендта экспресс-мәгълүмат эленгәнде, торак пунктны авыл периметры буенча урман янгыннарыннан саклау өчен минераллаштырылган полосалар тикшерелде.
    Үткәрелгән профилактик эш барышында ГТХМ хезмәткәрләре 79 йортта яшәүчеләрне колачлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International