Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән автоном янгын хәбәрләрен урнаштыру буенча хәйрия акциясе быел да дәвам итә. Рөстәм Миңнехановның һәр йортта шундый хәбәрче булырга тиеш дигән чакыруын Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге хуплады. 2022 елда 440800 сумлык 1160 янгын хәбәр итүченең ике партиясе сатып алынган. Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре әлеге приборларны хәзер күп балалы гаиләләр, ялгыз, өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар, имин булмаган гаиләләр йортларында һәм фатирларында урнаштыралар.