29 июльдә Татарстан Республикасы Түбән Камада «2022 елда Россия ГТХМ газ-төтен саклау хезмәтенең иң яхшы звеносы» исеменә Бөтенроссия смотр-конкурсының финал этабына нәтиҗәләр ясалды. Янгын сүндерүчеләрнең бу категориясе махсус билгеләнештәге төркем булып санала, чөнки ул ут стихиясенең үзендә эшли.
Россия янгын сүндерү бүлекчәләре элитасы арасында ярышлар Түбән Каманың 33 нче янгын-коткару бүлегенең укыту-тренировка полигонында өч көн дәвамында узды.
Төп приз өчен көрәштә федераль округларда төбәк ярышларында җиңгән тугыз команда катнашты. Идел буе федераль округы данын Түбән Кама шәһәре саклау буенча 62 нче янгын-коткару часте командасына якларга туры килде.
Теоретик белемнәр дәрәҗәсен билгеләү максаты белән һәр катнашучыга билгеле бер вакыт эчендә 5 теоретик сорауга җавап бирергә һәм 1 мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде. Күнегүне башкару вакыты - 10 минуттан артык түгел. Дөрес булмаган һәр җавап өчен штраф вакыты исәпләнә.
Икенче көнне катнашучылар практик этапларны узу күнегүләрен үткәрделәр.
Һәм, ниһаять, 29 июльдә конкурсның иң мавыктыргыч өлеше - практик биремнәрне үтәү дә узды. Янгын сүндерүче спецназ биш этаптан торган дистанцияне чиратлап уза башлады.
Иң яхшы вакытны – 12 минут 59 секунд - Түбән Кама саклау буенча 62 нче янгын-коткару часте командасы күрсәтте. Икенче урында-Чиләбе өлкәсе буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе вәкилләре. Приморье крае буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең өченче звеносы призерлар өчлеген тәмамлады.