Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Кадерле ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгы белән котлыйм!
Янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау, халыкны һәм матди кыйммәтләрне уттан саклау-күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең төп бурычлары.
Бүген сезнең контроль зонасында - 2,7 млн. саклану объекты. Һөнәри бурычны принципиаль һәм намуслы үтәү нәтиҗәсендә ел саен техноген янгыннар санын киметә, димәк, бәла - казаларны булдырмый, кеше гомерен саклап кала.
Аерым рәхмәт сүзләрен инспекторлык эшенә нигез салган һәм яшь белгечләргә бәяләп бетергесез тәҗрибә биргән ведомство ветераннарына җиткерәсем килә.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренең грамоталы һәм профессиональ гамәлләре киләчәктә дә гражданнарыбызның иминлегенә һәм халык байлыгын саклауга ярдәм итәр дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!