Судагы хәл профилактик чараларны көчәйтүне таләп итә

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

    Бу хакта Россия ГТХМ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов Казансу һәм Идел елгалары акваториясендәге су объектларында кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча масштаблы профилактик рейд нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.
    Үз масштабы буенча бу шактый зур рейд булды. Закон бозучыларны ачыклауга КСДИ Үзәгенең берьюлы дүрт катерында мобиль төркем юл тотты.
    Төп бурыч-тәртип бозучыларны эзләү. Шулай ук җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган кешеләрне дә ачыкладык, балалары су янында булган ата-аналар белән профилактик эш алып бардык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International